Татарстанда 2017-2018 уку елында кертеләчәк 10 ЯҢАЛЫК
Татарстанда милли мәктәпләр һәм туган телдә белем бирүче бакчалар эшчәнлеге тикшереләчәк, милли мәгарифне үстерү вазифаларын җиренә җиткереп башкармаган җитәкчеләр эштән азат ителәчәк, рус мәктәпләрендә IX сыйныфта татар теленнән имтиханга сөйләм буенча сынау кертеләчәк - болар хакында мөгаллимнәрнең республика август киңәшмәсендә игълан ителде.